БЕЛГЕЧ КИСӘТӘ: йоклар алдыннан ясала торган куркыныч хата 📝 Бу хакта «Российская газета» яза. Табиб-эндокринолог, медицина фәннәре докторы Зөһрә Павлова тикшеренү нәтиҗәләрен шәрехли. 🍲 200 меңгә якын кеше катнашындагы эксперимент күрсәткәнчә, кичке уннан соң даими рәвештә ашау бавыр белән проблема килеп чыгу куркынычын 20-30 процентка арттыра. Бу бавырның актив рәвештә артык май туплавына китерә, кайбер очракларда бавыр циррозы белән дә яный икән. Моннан тыш, кич соң гына ашаган ризык кан тамырлары һәм йөрәк белән проблемаларга китерә, икенче типтагы диабет куркынычын арттыра, артык килограммнар өсти (бигрәк тә бил өлеше юаная), сиздерми генә абдоминаль симерү башлана. 🥱 Сәбәбе – циркад ритмнар: әлеге эчке сәгать организмга йокларга куша, дип аңалата табиб. Ял урынына, бавыр ашыгыч рәвештә актив эш режимына күчә. 📍Шуңа күрә кичке ашны йокларга ятарга, кимендә, 2-3 сәгать кала ашау яхшырак. 🥛Төнлә ашыйсы килә икән, бер стакан су эчәргә мөмкин. Сәламәт булыгыз!